World News

Путин: Россиядә эшсезлек рекордлы түбән дәрәҗәдә – 2,3 процент

Россиядә эшсезлек рекордлы түбән дәрәҗәдә һәм 2,3 процентны тәшкил итә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында әйтте.

«Бөтен дөньядагы илләр икътисады өчен иң җитди күрсәткечләрнең берсе – эшсезлек дәрәҗәсе. Ул бездә рекордлы түбән дәрәҗәдә. Моның беркайчан да булганы юк иде», – диде дәүләт башлыгы.

Путин сүзләренчә, быел сәнәгать үсеше 4,4 процентны, ә аерым алганда, эшкәртү сәнәгате үсеше 8,1 процентны тәшкил иткән.

«Әлбәттә, инфляция шомлы билге булып тора. Хәзер ул якынча 9,2 – 9,3 процент. Әмма реаль хезмәт хаклары 9 процентка артты. Халыкның кереме дә артты», – диде Путин.

Тулаем алганда Россия икътисадында вазгыять тотрыклы һәм ышанычлы диде, ул.

Читайте на 123ru.net