World News

Путин Ленинны җирләү белән бәйле сорауны четерекле дип атады

Россия Президенты Владимир Путин Владимир Ленинны җирләү белән бәйле сорауны бик четерекле дип атады. Бу хакта ул туры элемтә барышында, журналистның Ленин җәсәден күмү, абортларны һәм порносайтларны тыю турындагы сорауларына җавап биргәндә әйтте.

«Бу сораулар матбугат конференциясе һәм туры элемтә өчен түгел. Алар барысы да бик четерекле һәм кискен», – диде Путин.

Ленинны җирләүгә килгәндә, Президент фикеренчә, кайчан да булса, җәмгыять бу карарга килер, мөгаен. «Ләкин бүген без Россиядә җәмгыятьне какшата алырлык бер генә адымга да барырга тиеш түгел», – дип белдерде.

Абортларны тыю мәсьәләсендә, Владимир Путин сүзләренчә, дини карашларга зыян килмәсен дип һәм демография белән бәйле мәсьәләләр хәл ителсен дип уйларга кирәк.

«Россиядә балалы гаиләләрнең иминлеге һәм хатын-кызның ниндидер карарлар кабул итү хокукы турында уйларга тиешбез. Бу четерекле сорау, ул матбугат конференциясе барышында хәл ителми – порносайтлар һәм башкалар кебек үк. Теләсә нинди тыюлар булырга мөмкин, ләкин һәрвакыт порносайттан күпкә кызыклырак альтернатива тәкъдим итәргә кирәк», – дип йомгаклады РФ Президенты.

Читайте на 123ru.net