Путин яраланган хәрбиләр үтенече буенча, аларга түләүләрне арттыру турында сөйләде
Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясе вакытында махсус операциядә яраланган сугышчыларга түләүләрне арттыру турында белдерде. Аның сүзләренчә, ул моны хәрбиләрнең үзләре соравы буенча эшләргә кушкан.
«Миңа болар барысы да хәбәр ителгәндә, мин яраланган өчен егетләрнең өч миллион, дүрт миллион алганын ишеттем. Шул вакытта миңа калган кешеләр түләүләрне алып бетермәгән дигән фикер килде. Узган число белән тагын берешәр миллион түләргә боерык бирдем», – диде Россия Президенты.
Ноябрьдә дәүләт башлыгы яраланган өчен түләүләр күләмен үзгәртү турындагы указ имзалады. Хәзер авыр яраланган хәрбиләргә 3 млн сум, җиңел яраланганнарга 1 млн сум, башка төр яралары булганнарга — 100 мең сум түләү каралган. Яраланып инвалид калганнарга 4 млн сум түләнә.
Шул ук вакытта, Владимир Путин яраланган хәрбиләр «эшләргә тели һәм әзер, аларның күзләре янып тора» дип бәяләгән.