World News

Татарстанда кабат буран һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 20 декабрьдә, Татарстанда тагын һава шартлары начараю көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

Аерым алганда, республикада, шулай ук Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.

Температура фоны төнлә антициклон йогынтысында -11..-16 градуска, аязган вакытта -20 градуска кадәр (ТР башкаласында -12..-14 градуска кадәр) төшә.

Соңрак, көндез һәм кич, җылы атмосфера йогынтысында төбәктә буран чыга, бозлавык барлыкка килә һәм секундына 15 метрга кадәр тизлектә җил исә.

Читайте на 123ru.net