World News

Алексей Песошин Россиянең иминлек органнары хезмәткәрләрен котлады

Иминлек органнары хезмәткәрләренә илкүләм мәнфәгатьләрне, конституцион төзелеш нигезләренең какшамаслыгын һәм Россиянең бөтенлеген тәэмин итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, шулай дип белдерде.

«Иминлек органнары һәрвакыт дәүләтнең ышанычлы терәге булды. Әлеге һөнәр вәкилләре халык игътибарыннан читтә булса да, аларның хезмәте илебездә җәмәгать тәртибен саклау өчен гаять мөһим», - дип искәртте ул.

Песошин шулай ук хезмәт ветераннарына намуслылык һәм батырлык, эшләренә бирелгәнлек һәм үзләрен аямыйча Ватанга хезмәт иткән, яшь буын өчен үрнәк булган өчен рәхмәт белдерде.

«Россия Федерациясенең иминлек органнары шәхси составына һәм ветераннарга чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!» - дип сүзен төгәлләде республика Премьер-министры.

Читайте на 123ru.net