World News

Әгерҗенең Иске Эсләк авылында махсус хәрби операциядәге якташларына үлән чәе ясыйлар

Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге якташларына үлән чәйләре ясыйлар, маскировкалау челтәрләр үрәләр. Шулай ук авыл халкыннан җыелган акчага хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр алу оештырылды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында Индира Галләмова яза.

Аннары токмач басу, окоп шәмнәре ясау кебек эшләр башланды. Ә менә соңгы вакытларда хәрбиләр өчен бик тә кирәкле маскировкалау челтәрләре үрү эшен зур активлык белән башкаралар. Бу эштә авылда яшәүче якынча 30 кеше катнаша.

«Туган авыл» төркемендә игълан урнаштыруга клубка ашыгабыз. Арабызда Азат Хәкимов, Рәмзия Галиева кебек 70 яшь чиген узган өлкәннәр дә, Әлмир Сибгатуллин кебек 11 яшьлек яшүсмерләр дә бар. Сүз уңаеннан, безнең авылдан махсус хәрби операция зонасында биш ир-егет иминлегебез сагында тора. Шуларның берсе – Әлмирның абыйсы», – дип сөйли бу эштә катнашучылар.

«Якташларга ярдәм күрсәтү эшенә читтә яшәүче авылдашларыбыз да теләктәшлек күрсәтә: алар матди яктан булыша. Шушы көннәрдә бер кичебезне хәрбиләргә үлән чәйләре ясауга багышладык. Аннан токмач басу, окоп шәмнәре ясау кебек эшләрне тагын дәвам итәчәкбез. Алга таба да бергә булыйк, хөрмәтле авылдашларым! Шуның белән җиңүне якынайтуга үз өлешебезне кертүебезне онытмыйк! – диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net