World News

Зәйдә хәрбиләргә ярдәм итүчеләрне бүләкләгәннәр

Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк зәйлеләр хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшенә актив кушылды. Җиңү өчен лаеклы өлеш керткән зәйлеләрне бүләкләү дулкынландыргыч булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Гуманитар йөк җыюда һәм махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүдә саллы өлеш керткәннәре өчен «Фронтка ярдәм иткән өчен» медале Марат Кыямовка һәм Борис Мухановка тапшырылды.

«Махсус хәрби операциягә ярдәм» һәм «Гуманитар конвойны озатуда катнашучы» медальләре Дмитрий Соловьевка бирелде.

«Махсус хәрби операциягә ярдәм» медаленә шулай ук Наталья Березина, Максим Сабанов, Игорь Никитин, Татьяна Миронова, Любовь Радченко, Ильяс Сафиуллин лаек булды. Ә «Гуманитар конвойны озатуда катнашучы» медален Эркин Касымов алды. Гуманитар ярдәм өчен хәрби часть командиры Рәхмәт хатына Федор Дятлов ия булды. Ярдәм оештыруга саллы өлеш кертүе өчен Евгений Ильин район башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Әлбәттә, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның да хәрби зонага гуманитар ярдәм озатуда шәхси өлеше зур. Аңа «Махсус хәрби операциягә ярдәм» медале тантаналы төстә тапшырылды.

Читайте на 123ru.net