World News

«Татар җыры» фестивале 8 мартка күчерелә

«Татар җыры» фестивале 8 мартка күчерелә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Чара 8 мартка күчерелә. Ул көнне барыбыз бергә җыела алырбыз дип өметләнәбез», – диелә хәбәрдә.

«Татар җыры» бүген «Казан Экспо»да Илһам Шакиров исемендәге концерт залында узарга тиеш иде. Шәһәрдә булган вазгыятькә бәйле рәвештә чара башка датага күчерелде.

  • Казанда 8 БПЛА һөҗүме булган – берсе оешмага, алтысы торак йортка, берсе елга өстенә

Читайте на 123ru.net