World News

Политолог Бовт: Казанга һөҗүм ясауга Путинның мактавы сәбәп булырга мөмкин

Казанга пилотсыз очкычларның массакүләм һөҗүменә Россия Президенты Владимир Путинның шәһәрне һәм аның хакимиятен мактавы сәбәп булырга мөмкин. Йомгаклау матбугат конференциясе вакытында ул Татарстан башкаласын югары бәяләде, шул исәптән узган БРИКС саммиты уңаеннан, дип фаразлады сәясәт белгече Георгий Бовт.

«Бу һөҗүмнең күрсәтмә демонстратив характерын, аның мәгълүмати-пропаганда эффектын тагын бер кат билгели. Тагын эскалациягә исәп тотарга мөмкиннәр», – дип белдерде ул Телеграм-каналында.

Тагын бер фактор Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан паника эффекты булдыру омтылышы булырга мөмкин.

Читайте на 123ru.net