World News

Хөкүмәт 12 яшькә кадәрге балалар өчен авиаочышларга 50 процент ташлама бирәчәк

Россия Хөкүмәте 2025 елның 14 гыйнварына 12 яшькә кадәрге балаларга авиаочышларга олы кешелек билет бәясеннән 50 процент күләмендә ташлама ясауны тәэмин итәчәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Виталий Савельев Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе корреспонденты Павел Зарубинга сөйләгән. Әлеге видео аның Telegram-каналында чыккан.

«Россия Президенты Владимир Путинның карары бар, шуңа күрә без мондый карарны 14 гыйнварга тәэмин итәчәкбез», – диде Хөкүмәт башлыгы урынбасары.

«<…> Президент авиакомпанияләргә махсус тарифлардан чыгып, аны (ташламаны - Т-И исәкрмәсе) минимальләштерү мөмкинлеге», – дип аңлатты Савельев элек булган ташламаның юкка чыгу механизмын.

«Без хәзер боларның барын да төзәтәбез. Авиакомпанияләр белән сөйләшү уздырылды инде», – диде вице-премьер.

19 декабрьдә туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләр өчен авиабилетларга ташламалардан баш тарту практикасын туктатырга кирәклеге турында белдерде.

Читайте на 123ru.net