Иҗади гаилә Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар: Вазифаларны бергә башкарырга тырышабыз
Иҗади гаилә – яшь җырчылар Гөлзада Шакирҗанова һәм Илгиз Хәсәншиннар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда гаиләдә вазифалар бүленеше турында сөйләделәр.
«Вазифаларны бергә башкарырга тырышабыз», – диде Гөлзада. «Илгиз исемендә инде бөтен эш», – дип шаяртты Илгиз.
«Илгиз миннән башка берәр кая китсә дә, аны көтеп алам. Ул өйдә чакта, никтер зур эшләргә кул бармый. Ул киткәч кенә, өйдә генераль уборка башлана, күптән эшлисе килгән эшләрне эшлим. Ә ул өйдә чакта аның белән бергә телевизор карыйм, я ашарга пешерәм», – диде Гөлзада.
Җырчылар төрек сериалларын карап, радио тыңлап, рухи азык алуларын сөйләделәр.