World News

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гадәттән тыш хәл режимын гамәлдән чыгарырга кушты

23 декабрьдә Татарстанда шимбә көнне Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм иткәннән соң кертелгән гадәттән тыш хәл режимы гамәлдән чыгарылды. ТР лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле боерыгына сылтама белән шулай дип дип белдерде.

Әлеге режим Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм хакимият органнарына кагылды. Галимова элегрәк аңлатканча, аны кертү пилотсыз очкычлар һөҗүменең ахыргы нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәк иде.

Искәртеп узабыз, 21 декабрь иртәсендә Татарстан башкаласы пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, сигез дронның очып килүе теркәлгән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин пилотсыз очу аппараты бәрелгәннән соң янгын чыккан «Лазурные небеса» торак комплексына килде. Соңрак республика җитәкчесе күрелгән чаралар турында сөйләде һәм татарстанлыларны паникага бирелмәскә чакырды.

Читайте на 123ru.net