World News

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан өч баланың хыялын чынга ашырачак

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Теләкләр чыршысы» традицион Яңа ел акциясендә катнашты. Ул ТР парламенты бинасында куелган чыршыдан Әлмәт һәм Биектауда яшәүче өч баланың теләкләре язылган шарларны алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, ике шарга Әлмәттән бертуган Тихон һәм Ульянаның теләкләре язылган иде. Малай Яңа ел тылсымчысыннан – акыллы колонка, ә рәсем ясау һәм фотога төшерү белән кызыксынучы кыз фотоаппарат сораган. Биектауда яшәүче Әлфинә циркта булырга, сәхнә артында артистларның тамашаларга ничек әзерләнүен күрергә хыяллана.

Искәртеп узабыз, ТР Дәүләт Советы утырышы алдыннан акциядә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул Казаннан «Рубин» футболчылары белән очрашырга теләгән Диманың хыялын чынга ашырачак.

Бөтенроссия акциясе 2025 елның 28 февраленә кадәр дәвам итә. Аңа онлайн-форматта теләгән һәркем кушыла ала. Алар ятимнәр, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, яңа төбәкләрдә яшәүче, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның хыялларын чынга ашыра алачак.

Акциядә теләкнең өч төре (матди, матди булмаган, бүләк-сюрприз) каралган.

Читайте на 123ru.net