World News

Путин Татарстан прокурорына III класслы юстиция киңәшчесе дәрәҗәсен бирде

РФ Президенты Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргуловка III класслы дәүләт юстиция киңәшчесе дәрәҗәсен бирде, бу генерал-майор дәрәҗәсенә туры килә. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

  • Суяргулов Альберт Зәки улы
  • Татарстан Республикасы Прокуроры
  • 1982 елның 1 августында туган.
  • Санкт-Петербург хәрби-диңгез институтын тәмамлаган, ә аннары Санкт-Петербург дәүләт университетында югары юридик белем алган.
  • Прокуратурада карьерасын Ленинград өлкәсенең күзәтчелек ведомствосында Всеволожск шәһәр прокуроры ярдәмчесе булып башлаган. 2012 елда Санкт-Петербургның Выборг районы прокуроры урынбасары була. 2014 елдан 2017 елга кадәр Санкт-Петербургның Курортный районы прокуроры урынбасары вазыйфасын били.
  • 4 ел Санкт-Петербург прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы була. 2022 елның декабреннән 2023 елның сентябренә кадәр Санкт-Петербург прокуроры урынбасары вазыйфасын били.

Читайте на 123ru.net