World News

Цифрлар министрлыгы һәм Роскомнадзор мессенджерлар аша шалтыратуларны чикләргә уйлый

Россия цифрлар министрлыгы һәм Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) мессенджерлар аша шалтыратулар башкаруны чикләү турында фикер алыша. Мондый чараны күрү зарурлыгы мошенниклар активлыгы белән аңлатыла. Бу хакта элемтә операторларындагы ике чыганак һәм телеком-базардагы әңгәмәдәшкә сылтама белән «Коммерсанть» газетасы яза.

Басма чыганаклары белдерүенчә, ике төрле сценарий карала: чит илдән шалтыратуларга гына тавыш трафигын блокировкалау һәм кушымталар аша шалтыратуларны тулысынча тыю.

«<...> мессенджерлар аша шалтыратулар Роскомнадзор дәрәҗәсендә генә блокировкаланырга мөмкин, бу операторлар мәсьәләсе түгел», - дип аңлатты телеком-базар вәкиле.

Элемтә операторлары бәяләвенчә, хәзерге вакытта мессенджерлар аша шалтыратуларның 40 процентын мошенниклар башкара, шул ук вакытта аларның якынча 70 проценты чит илдән килә. Өч ел элек кушымталар аша шалтыратуларның нибары 1 проценты гына явыз ниятле җинаятьчеләр белән бәйле булган, дип белдерделәр «МегаФон»да.

Экспертлар әйтүенчә, тавыш трафигын, хәтта мессенджерда шифрланган булса да, табарга һәм блокировкаларга була. «<...> DPI класслы теләсә нинди чара моны эшли ала (Роскомнадзор элемтә операторлары челтәрләрендә урнаштырган ТСПУ җайланмасы шундый функцияләргә ия – Т-и иск.)», - дип билгеләп үтте «Гарда» компанияләр төркеме генераль директоры урынбасары Рөстәм Хәйретдинов.

Читайте на 123ru.net