World News

Мәскәүдә генерал-полковник Рәсим Акчуринны туган көне белән котлады

Бүген генерал-полковник Рәсим Акчуринга 93 яшь тулды. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бүгенге көнгә кадәр Мәскәү шәһәре Ветераннар советы рәисе киңәшчесе вазифасын башкара. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рәсим Акчуринны туган көне белән Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин котлады. Республиканың Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин телефон аша котлавын һәм теләкләрен җиткерде.

Хезмәт елларында Рәсим Акчурин взвод командирыннан алып илнең Һава һөҗүменә каршы оборона ракета гаскәрләре командующиена кадәр барлык баскычларны үтә. Ул 41 ел гомерен Туган илгә хезмәт итүгә багышлый. Күп еллар дәвамында ул шулай ук Мәскәү татарлары мохтариятендә эшләгән.

Читайте на 123ru.net