World News

Зәй районында хәрбиләрнең якыннарына Батырлык орденнары тапшырылды

Зәйдә тантаналы төстә, ил иминлеген саклап яу кырында һәлак булган 6 батыр хәрбигә бирелгән Батырлык орденнары, аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә тапшырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары»нда Энҗе Әгъләмова яза.

«Без махсус хәрби операциядә ил бөтенлеген саклаучы Зәй ир-егетләре белән чын күңелдән горурланабыз. Шундый батыр уллар үстергән әти-әниләр алдында башымны иям. Түземлегегез, ныклы тыл булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!» - диде район башлыгы Разиф Кәримов, дәүләт бүләкләре тапшырыр алдыннан.

Алар район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов белән Ринат Әхмәдиев, Юрий Жаров, Раушан Кәрамов, Виталий Мусин, Руслан Солтанов, Игорь Хәйруллинның әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә Батырлык орденнарын тапшырдылар.

«Без аларның гаиләләренең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу зур югалту, әмма алар безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. Алар турындагы хәтер безне яңа биеклекләргә өндәр, рухыбызны, патриотизм хисләрен ныгытыр», - дип тә өстәде район башлыгы.

Әйдәгез алар батырлыгын буыннан-буынга тапшырыйк. Батыр егетләр гомерләре бәрабәренә яулаган тынычлык һәм ирек кадерен белергә өйрәтик.

Орденнар Ринат Әхмәдиевның әнисе Альфира Муллануровна һәм тормыш иптәше Ольга Алексеевнага, Юрий Жаровның әтисе Анатолий Антоновичка, Раушан Кәрамовның әтисе Минравил Касыймовичка, Виталий Мусинның әнисе Валентина Локмановнага, Руслан Солтановның әтисе Рафаэль Равилович һәм улы Наилгә, Игорь Хәйруллинның әнисе Минеруза Фәйзерахмановнага һәм тормыш иптәше Маргарита Викторовнага тапшырылды.

Читайте на 123ru.net