World News

Әтнәдән махсус хәрби операция зонасына Яңа ел күчтәнәчләре җибәрелгән

Әтнә районы махсус хәрби операциядә катнашучыларга Яңа ел күчтәнәчләре белән гуманитар ярдәм җибәргән. Бу хакта «Әтнә таңы» хәбәр итә.

«Ике атна алдан Яңа елга хәрбиләргә күчтәнәчләр җибәрәбез, дип хәбәр салган идек. Район халкы бердәм булып, төрле әйберләр җыюга кереште. Беркем дә читтә калмады, мәктәпләр, волонтерлар, җитәкчеләр, эшмәкәрләр, гомумән авыл халкы тиз арада кирәк-яраклар, ашау-эчү туплауга кереште», - диде Ашыт мәдәният һәм спорт үзәгендә мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина.

«Спорт мәйданчыгы уртасында мәдәният өлкәсендә эшләүче кызлар мәш килә иде. Һәрбер тартманы яхшылап карап, тиешле күчтәнәчләрен салып баралар. Әлеге тартмалар үз ияләренә туган җир сәламе булып барып ирешеп, сөендерсен иде», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net