World News

Тәтеш районы башлыгы махсус хәрби операциядәге якташларына автомобильләр тапшырды

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов махсус хәрби операция зонасындагы якташларына автомобильләр тапшырды. Сәфәргә ул «Колос» агрофирмасы генераль директоры Ранис Мәүлиханов һәм «Татарстан» агрофирмасы җитәкчесе Айрат Халитов белән барды.

Тәтеш районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен бу 15нче, Сафиуллов өчен 70нче сәфәр булды.

«Тәтеш районы хәрбиләренә дәүләт бүләкләре — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре, шулай ук гуманитар ярдәм тапшырдым», — дип сөйләде муниципаль берәмлек җитәкчесе.

Сафиуллов соңгы дүрт айда Тәтештән солдатларга 28 берәмлек автомобиль техникасы, экскаватор, квадрокоптерлар һәм гексакоптерлар җибәрелүен әйтте.

«Хәрбиләр безнең ярдәмне тоярга тиеш. Нәкъ менә алар бүген Россиянең күпмилләтле халкы һәм аның дәүләтчелеге мәнфәгатьләрен кайгырта», - диде Рәмис Сафиуллов.

2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Фото: © ТР Тәтеш районы матбугат хезмәтеннән

Читайте на 123ru.net