Бердәмроссиялеләр Татарстан Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнехановны хупларга әзер
Киләсен елның сентябрендә ТР Рәисен сайлау узачак. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хупларга әзер. Партиянең төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Без алда торган сайлауга әзерләнәбез. Партия вәкилләре фикеренчә, Татарстанның хәзерге Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика үсешенең барлык юнәлешләрендә дә уңышлар күрсәтте. Ул ризалык биргән очракта, партия вәкилләре аның кандидатурасын хуплаячак», - дип белдерде ул.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, Миңнеханов башкарма хакимият органнарында, районда эшләп бик кызыклы тормыш юлы узды.
Ул билгеләп үткәнчә, альтернатива рәвешендә башка партияләрдән дә кандидатлар күрсәтеләчәк, әмма бердәмроссиялеләр эшкә сәләте югары булуын раслаган, федераль җитәкчелек һәм республика халкы тарафыннан танылган кандидатны хуплаячак.