World News

Татарстанлыларга Яңа ел төнендә булачак һава торышы турында сөйләделәр

Татарстанда декабрьнең соңгы көннәрендә һәм 2025 ел башында һава торышы тотрыксыз. Яңа ел төнендә кар явачак, ә гыйнвар башында аномаль җылы көтелә. Һава торышы тотрыксыз була, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Бу ялларда, 28 һәм 29 декабрьдә, республика антициклон перифериясендә урнашачак. Шимбәгә каршы төндә бераз кар һәм җепшек кар яву ихтимал, соңыннан исә явым-төшем туктаячак. Термометр баганалары 28 декабрьдә төнлә һәм көндез -4..0 градус, ә 29 декабрьдә төнлә һәм иртән -11..-6 градус кадәр, көндез -9..-4 градус күрсәтәчәк. Синоптиклар бозлавык (урыны белән көчле) булачак, дип фаразлый.

Киләсе атна тагын бераз кар алып киләчәк. Һава температурасы 30 декабрьдә төнлә һәм иртән -13..-8 градус, ә көндез -8..-3 градус була.

31 декабрьдә төбәккә атмосфера фронты тәэсир итә. Кар һәм җепшек кар явачак, буран һәм көчле җил булырга мөмкин. Урыны белән бозлавык көтелә. Төнлә -8..-3 градус фаразлана, көндез исә -2..+1 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

Якынча, 1 гыйнварда һава торышы җылы була. Урыны белән кар һәм җепшек кар ява. Термометр баганалары төнлә -7..-2 градус күрсәтә, ә көндез -3..+1 градуска кадәр күтәрелә. Синоптик мәгълүматларына караганда, бу күпьеллык күрсәткечләрдән 6-8 градуска югарырак. Юлларда тайгак була.

Читайте на 123ru.net