Татарстанда 2024 елда 3,8 миллион тонна ашлык җыелган
Татарстанда, якынча мәгълүматларга караганда, барлык категория хуҗалыкларда 3,8 миллион тонна ашлык (ашлык кукурузын да исәпкә алганда) җыелган. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Аның сүзләрен Татарстан Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Спикер сүзләренә караганда, җыелган ашлыкның гомуми күләменнән 2,2 миллион тонна бодайга, 967 мең тонна арпага, ә 267 мең тонна ашлык кукурузына туры килә.
Шулай ук Татарстанда 960 мең тонна бәрәңге, 286 мең тонна яшелчә, 828 мең тонна майлы культуралар, 2,4 миллион тонна шикәр чөгендере җыелган.
2025 елда аграрийларның бурычы – чәчүлек мәйданнарын саклап калу һәм киләсе елгы чәчү кампаниясен кирәкле ресурслар белән тәэмин итү, шулай ук чит ил сортлары һәм гибридларына алмашка үзебезнең илдә селекцияләнгәннәрне сайлап алу.
Терлекчелеккә килгәндә, фаразларга караганда, 2024 елда 2,2 миллион тонна сөт җитештереләчәк. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 70 мең тоннага күбрәк. Йомырка җитештерү күләмнәре 1,6 миллиард данә (2023 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда +2,4 процент) дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Бер елда терлек һәм кош-кортны тере үлчәмдә җитештерү фаразы үзгәрмәгән – узган елдагыча 514 мең тонна дәрәҗәсендә сакланган.
Министр ассызыклаганча, Татарстан үзен тулысынча терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә.