World News

Татарстан Мәдәният министрлыгы 2025 елга 7 максат һәм бурыч билгеләде

Татарстанның милли мәдәниятен популярлаштыру, балалар театр студияләренә ярдәм итү, уңайлы мохит булдыру һәм башка мәсьәләләр 2025 елда Татарстан Мәдәният министрлыгының игътибар үзәгендә булачак. Бу хакта министрлык каршындагы Иҗтимагый советның яңа составының ведомствоның гавами максатларын һәм бурычларын формалаштыруга багышланган утырышында билгеле булды.

Беренчедән, Мәдәният министрлыгы мәдәни оешмалар һәм иҗади берләшмәләр эшен мәгълүмати яктыртуны киңәйтергә ниятли. Бу максат республиканың күп милләтле мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Моның өчен шулай ук тематик тапшырулар циклы оештырылачак, алар зур федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында трансляцияләнә башлаячак.

Шулай ук министрлык кимендә ике инклюзив, биш балалар һәм яшьләр театр студиясе спектакльләрен куюны финанслый. Республиканың танылган театр эшлеклеләренең чараларын (кимендә биш) оештыруга да ярдәм күрсәтеләчәк.

Өченчедән, Татарстанның кимендә өч мәдәният учреждениесендә инвалидлар өчен уңайлы мохит барлыкка киләчәк. Бу әлеге категориягә керүчеләрнең иҗади хыялларын чынга ашуына ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, ведомство балалар һәм яшьләр өчен Татарстан Республикасының сәнгать тарихы һәм сәнгать иҗаты белән бәйле танып белү проектын оештыра. Бу чара кимендә 20 оешманы колачлар дип көтелә.

Шулай ук күренекле шәхесләрне һәм республика өчен истәлекле даталарны мәңгеләштерү өчен Татарстанның мемориаль картасы төзеләчәк.

Төбәктә һәйкәлләрне, мемориалларны, истәлекле урыннарны торгызу дәвам итәчәк. Бу эшкә кимендә 500 мәдәният волонтеры җәлеп ителәчәк.

Республикада яшәүче халыкларның традицион мәдәниятенә, фольклорына да игътибар биреләчәк. Шул максаттан «Яшь фольклорчы республика мәктәбе» проекты үткәреләчәк.

ТР Мәдәният министрлыгы Иҗтимагый советының яңа составын Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Нияз Игъламов җитәкләде, «Габдрахман Әпсәләмов һәм аның чоры» музее директоры, «Казан» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова аның урынбасары, «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-мәгариф проектының ата-аналар комитеты әгъзасы, «Балалар китапханәсе» изгелек үзәге вәкиле Эльвира Рысаева сәркатибе булды.

Читайте на 123ru.net