World News

1 гыйнвардан Россия законнарында булачак үзгәрешләр турында билгеле

Яңа елдан Россиядә пенсия, хезмәт хакы, гаиләләргә, шул исәптән хәрбиләргә ярдәм итүгә кагылышлы законнар үз көченә керәчәк. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин телеграм-каналында үзгәрешләр турында җентекләп сөйләде.

Нигездә, барлык яңа законнар 1 гыйнвардан үз көченә керә. Володин искәрткәнчә, яңа елдан Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан индексацияләнә башлый, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 22440 сумга кадәр арта. Икенче чара гына да Россиядә 4,2 млн эшләүче кешегә кагыла. Шулай ук кайбер социаль пособиеләрнең һәм түләүләрнең артуы көтелә.

Миграция законнарын камилләштерү өлкәсендә дә зур эш башкарылды. Әйтик, чит ил гражданнарының Россиядә визасыз вакытлыча булу вакыты ике тапкырга кыскарачак, алар рәсмиләштерә торган сим-карталар саны чикләнә һәм аларны бирү тәртибе билгеләнә. 25 гыйнвардан мигрантларның фиктив никахларга, ата һәм ана булуына каршы юнәлдерелгән чаралар гамәлгә керә. Тулаем алганда, Володин искәрткәнчә, узып баручы елда Россиядә законсыз миграциягә каршы 14 закон кабул ителгән.

8 гыйнвардан Россиядә балаларга тәмәке, кальян һәм вейп саткан өчен җаваплылык катгыйландырыла. Кабат бозган өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнә. Штраф күләме 80 мең сум тәшкил итәчәк, шулай ук бер елга кадәр төзәтү эшләре каралган. Моннан тыш, хокук бозучыларга эшчәнлекнең билгеле бер төрләрен башкаруны өч елга кадәр тыю яный.

«Вейп сәүдәгәрләре безнең балалар сәламәтлеге исәбенә баерга тиеш түгел», — диде Дәүләт Думасы спикеры.

Шулай ук 2025 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткәрләрнең һәм яу кырында алган җәрәхәтләрдән һәлак булган хәрбиләрнең хатыннары (23 яшькә кадәрге балалары булган), эше булуга карамастан, туендыручысын югалту буенча пенсия ала башлый.

Шул ук көннән Россиядә балаларга бердәм пособие алу гадиләштереләчәк. Әгәр гаиләләр андый түләүне ала башласа, алдагы балалар тугач, аларга яңадан мохтаҗлыкны исбатларга туры килмәячәк. Пособие күләме алдагы балага булган кебек түләнә. Ул бирелә торган чор да бертөрле була.

Моннан тыш, инвалид балаларга ял итү мөмкинлеген һәм балаларга салым тотып калу күләмен киметүне арттыру турындагы законнар үз көченә керә.

Читайте на 123ru.net