World News

Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» волейбол клубын Россия Кубогында җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын Россия Кубогында җиңүе белән котлады. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

Котлау телеграммасы волейболчыларга, команданың баш тренеры Зоран Терзичка, «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы президенты Леонид Барышевка, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга һәм ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе, Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровка адресланган.

«Сезне 2024 елда хатын-кыз командалары арасында волейбол буенча Россия Кубогы финалында искиткеч җиңүегез белән тәбрик итәм. Әлеге уен, һичшиксез, Россия волейбол турниры тарихындагы иң катлаулы һәм киеренке матчларның берсе булып хәтердә калачак», - дип искәртте республика җитәкчесе.

«Сез лидерлык сыйфатларыгызны ышанычлы рәвештә күрсәттегез һәм җанатарларыгызга Яңа елга иң яхшы бүләк ясадыгыз», - диде ТР Рәисе.

«Барлык уенчыларга, тренерлар штабына, әлеге җиңүгә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәм», - дип өстәде ул.

«Сезгә чын күңелдән яңа һөнәри үрләргә һәм тагын бик күп матур җиңүләргә ирешүегезне телим. Һәм, форсаттан файдаланып, барыгызны да якынлашып килүче 2025 ел белән котлыйм», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә «Динамо-Ак Барс», үз мәйданында Санкт-Петербургның «Ленинградка» клубын 3:2 исәбенә отып, Россия Кубогы финалында җиңде.

Читайте на 123ru.net