World News

Россиядә маркетплейслар аша балаларга пиротехника сатуны тыярга телиләр

Россиядә маркетплейсларда һәм «Россия почтасы» бүлекләрендә балигъ булмаган балаларга пиротехника сатуны тыярга тәкъдим итәләр.

ТАСС агентлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива нигезендә онлайн-сатуны тыярга яки чикләргә, шулай ук маркетплейсларның товар бирү пунктларында пиротехника продукциясен бирүне тыярга тәкъдим ителә.

Пиротехника саткан вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Әйтик, юридик зат оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы затларга административ штраф – 40-60 мең, юридик затлар өчен 300-400 мең сум тәшкил итә.

Читайте на 123ru.net