World News

Казанда бер ел эчендә 2,5 миллион квадрат метр юл ремонтланган

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында түләүле юлларны файдалануга тапшыру һәм 2024 елда юл-төзелеш сезоны йомгаклары турында сөйләштеләр.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев Казанда бер ел эчендә 2,5 миллион квадрат метр юлда ремонт эшләре башкарылганын әйтте.

«Бу ел республика, шәһәр өчен уңышлы булды. Финанслауның иң зур күләме реконструкцияләргә, яңа төзелешләргә юнәлдерелгән. Барыннан да элек бу Горький шоссесын реконструкцияләү – Музыкаль урамыннан М7 трассасына кадәр. Икенче әһәмиятле объект — Вознесение тракты. Казанда бер ел эчендә 2,5 миллион квадрат метр юл ремонтланган», — диде Олег Куляжев.

Олег Куляжев билгеләвенчә, юлларны төзекләндерү эшендә илкүләм проект та булыша.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты нигезендә гомуми озынлыгы 6,5 километр булган 9 юл участогы ремонтланды. Әлеге илкүләм проект ярдәме нәтиҗәсендә Казан агломерациясенең норматив хәлдәге юллары өлеше 85 процентка җитте», — дип ассызыклады спикер.

Шулай ук брифингта Татарстанның беренче түләүле юллары буйлап 27 декабрьдән 139 мең автомобиль үтүе хәбәр ителде.

Читайте на 123ru.net