World News

Татарстанда яңа ел көчле җил, буран һәм кар көртләре белән башлана

31 декабрь кичендә Татарстанда һава торышы начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.

Яңа ел төнендә һәм 1 гыйнварда көчле җил фаразлана. Аның тизлеге республикада секундына 15-17 метр, Казанда секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәккә начараю, буран һәм көчле кар яву ихтимал.

Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте синоптиклар.

Читайте на 123ru.net