World News

Кайбыч районы Кушкүл авылында ремонттан соң клуб ачылды

Яңа ел алды көннәре Кайбычның Кушкүл авылында яшәүчеләр хәтерендә иң шатлыклы вакыйга булып калачак. Чөнки биредә, капиталь ремонттан соң, авыл клубы файдалануга тапшырылды. Клуб район бюджетыннан төзекләндерелде. Заманча төзелеш материаллары белән ремонтланган мәдәният учагы бик матур килеп чыккан. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин хәбәр итә.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева һәм башкалар килгән иде.

Кыш бабай белән Кар кызы, «Керәшен йолдызлары» фольклор ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре кунакларны ипи-тоз, җырлы-биюле тамаша белән каршы алды.

Альберт Рәхмәтуллин авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде, төзүчеләргә, авыл җирлеге, клуб хезмәткәрләренә, ремонт барышында ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерде. «Заман» төзелеш фирмасы җитәкчесе урынбасары Ильфир Абдрахмановка район башлыгының Рәхмәт хатын, Кушкүл клубы методисты Лилия Муллинага ТР Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазен тапшырды.

Читайте на 123ru.net