Володин хәрбиләргә ярдәм итүнең Дәүләт Думасы өчен өстенлекле юнәлеш булуын әйтте
Махсус операциядә катнашучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү Россия Дәүләт Думасы эшендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу хакта телеграм-каналында парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин язды.
«Безнең солдатларга һәм офицерларга аерым котлау сүзләре әйтәсем килә. Без сезнең белән, сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз. Сез - геройлар. Безнең өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү өстенлекле булып тора», – диде парламентарий.
Ул өстәп әйткәнчә, Ватан тарихының катлаулы чорында «нәкъ менә бердәмлек һәрвакыт ил гражданнарының һәм Россия җәмгыятенең көчле ягы булды». «Яңа елда сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм иң изге теләкләр телим!» - дип язган Володин. Ул яңа ел «һәр йортка җылылык, бәхет һәм иминлек алып килүен» теләде.
Искәртик, 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.