World News

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында очышларга чикләүләрне гамәлдән чыгардылар

Казан һәм Түбән Кама аэропортларында гражданнар очышлары иминлеген тәэмин итү өчен һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә кертелгәп вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Росавиация матбугат сәркатибе Артем Кореняко телеграм-каналында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, аэропортлар Мәскәү вакыты белән 10:32 сәгатьтән гадәти эш режимына кайткан.

Моннан тыш, Мәскәү вакыты белән 10:31 сәгатьтән Ижевск аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр гамәлдән чыгарылган.

Чикләүләр бүген иртән Казан, Түбән Кама һәм Ижевск аэропортларында кертелде. Росавиациядә билгеләп үтүләренчә, очышлар иминлегенә куркыныч янау сәбәпле аэропортлар вакытлыча рейслар кабул итмәде һәм җибәрмәде. Шулай ук авиадиспетчерлар очышларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрде, дип ассызыкладылар.

Читайте на 123ru.net