World News

«Ак Барс» Уфа командасы капкасына биш алка кертеп җиңде

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы бүген «Яшел дерби»да җиңде. «Ак Барс» – «Салават Юлаев» матчы Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Барлыгы бу сезонда дүрт «Яшел дерби» булды, «Ак Барс» – «Салават Юлаев» каршылыкларының икесе Уфа командасы, ә икесе Казан файдасына тәмамланды.

Беренче периодның унҗиденче минутында исәп ачылды, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Дмитрий Яшкин гол кертте (1:0).

Икенче периодның бишенче минутында «Салават Юлаев» капитаны Григорий Панин «Ак Барс» уенчысы Александр Барабановның иягенә терсәге белән китереп бәрде. Александр түзеп тормады, көндәшен бозга егып салды, шуның өчен ике минутка штрафчылар эскәмиясенә утыртылды. «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда да капкасын алка керттермичә саклый алды. Период уртасында «Салават Юлаев» сакчысы Ярослав Цулыгинга «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дынякның йөзенә кәшәкәсе белән бәргән өчен биш минутлык зур штраф бирелде һәм уен ахырына хәтле бозга чыгарга тыелды.

Уникенче минутта, «Ак Барс»ның күпчелеге вакытында, Илья Сафонов алканы Уфа командасы капкасына кертте (2:0). Унөченче минутта «Салават Юлаев»ның хәле тагын да мөшкелләнде, командаларга бишкә-өч форматында уйнарга туры килде. Сәбәбе – Григорий Панин Илья Сафоновның баш һәм муен өлешенә һөҗүм итте. Шулай ук ике хоккейчы да кызып сөйләшә башлады бер-берсенә башлары белән бәрелеште, моның өчен Григорий Панинга да, Илья Сафоновка да дүрт минутлык штраф бирелде.

Ундүртенче минутта, шулай ук «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Николас Петан өченче алканы кертте (3:0). Уналтынчы минутта Николас Петан тагын гол кертте һәм дубль ясады. Сакчы Даниил Журавлёв голга китергән нәтиҗәле пасы белән Континенталь хоккей лигасында 50нче очкосын җыйды (4:0).

Период ахырында Никита Зоркин Радель Җамалтдиновның йөзенә кәшәкәсе белән бәрде һәм кәшәкәне югары күтәреп уйнаганы өчен штрафчылар эскәмиясенә юнәлде. Унсигезенче минутта Артём Галимов «Салават Юлаев» капкасына бишенче алканы кертте, бу гол да Уфа командасы азчылыкта уйнаганда керде (5:0). Икенче периодның согы секундларында «Салават Юлаев» тагын кагыйдә бозып азчылыкта калды.

Өченче периодта »Салават Юлаев» капкачысын алмаштырды, Александр Самонов урынына бозга Семён Вязовой чыкты. Периодның унынчы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Артём Нәбиев гол кертте. 19 яшьлек һөҗүмче әле Континенталь хоккей лигасында беренче сезонын гына үткәрә, аның исәбендә өч гол һәм шуның икесе «Ак Барс» капкасына булды, бер ай элек узган «Ак Барс»ка каршы матчта да ул гол керткән иде (5:1).

Период ахырында хоккейчылар тагын сугыша башлады. Даниил Журавлёв һәм Джошуа Ливога дорфалык өчен ике минутлык штраф бирелде. Никита Дыняк та ун минутлык дисциплинар штраф алды.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Петан – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Марченко;
  • Барабанов – Сафонов – Галимов, Фальковский – Яруллин;
  • Бровикн – Комков – Кошелев, Лучевников – Юдин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов (Жулин), Евсеев.

«Салават Юлаев»

  • Самонов (Вязовой);
  • Ливо – Хмелевский – Ян, Науменков – Хафизуллин;
  • Уилсон – Тодд – Ремпал, Панин – Цулыгин;
  • Алалыкин – Пименов – Нәбиев, Варлов – Василевский;
  • Хохряков – Ефремов – Сорокин, Зоркин – Комаров.

«Ак Барс»ның киләсе уены Астананың «Барыс» командасына каршы булачак. Матч 11 гыйнвар көнне Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 17:00 сәгатьтә башланачак.

Читайте на 123ru.net