World News

Узган ел Татарстандагы торакны чит төбәкләр арасында иң күбе Башкортстанда яшәүчеләр сатып алган

Былтыр чит төбәкләрдә яшәүчеләрдән Татарстан Росреестрына торак сатып алу турында 4,6 меңләп гариза кергән. Шуның 625е — Башкортстаннан. Чит төбәкләрдә яшәүчеләр иң күбе Казаннан фатир сатып алганнар — шундый 1539 гариза кергән. Чаллы (350 гариза) белән Яшел Үзән районы да (342) кызыксындырган.

Читайте на сайте