Сәламәтлек саклау оешмасы: Дөньяда метапневмовирус инфекциясе пандемиясе куркынычы юк
Хәзерге вакытта дөньяда метапневмовирус инфекциясе пандемиясе куркынычы юк, вазгыять иҗтимагый сәламәтлек саклау өлкәсендә гадәттән тыш хәл игълан итүне таләп итми. Венгрия тышкы эшләр министры Петер Сийярто Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Аданом Гебрейесус белән телефоннан сөйләшкәннән соң шундый белдерү ясады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта глобаль сәламәтлек саклау өлкәсендә ниндидер гадәттән тыш хәл барлыкка килү куркынычы юк. Гаммәви мәгълүмат чараларында күп яктыртыла торган вирус Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләренә яхшы таныш, ул мондый формада, гадәттә кышкы чорда берничә тапкыр барлыкка килде инде», - диде ул.
Соңгы вакытта Венгриядә грипп һәм кискен респиратор инфекцияләре белән авыру очракларының бераз артуы күзәтелсә дә, белгечләр моны әлеге чирләрнең гадәти сезонлы характеры белән бәйли.
Элегрәк Кытай табиблары кышкы чорда кискен респиратор инфекцияләре белән авыру очракларының саны артуы хакында хәбәр иткән иде. Кытай Халык Республикасының сәламәтлек саклау буенча дәүләт комиссиясе билгеләп үткәнчә, әлеге чирләрне грипп һәм метапневмовирус вируслары китереп чыгара.
Үз чиратында, Россия Кулланчы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова белдергәнчә, Россиядә метапневмовирус таралу куркынычы юк.