«Царицыно»да Идел буе татарлары турында күргәзмәдә лекцияләр һәм мастер-класслар уза
2024 елның 1 декабреннән 2025 елның 30 мартына кадәр «Царицыно» музей-тыюлыгында «Шәһәр һәм кәсем. Казанда очрашу. Идел буе татарларының традицион сәнгате» күргәзмәсе эшли. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле сайтында хәбәр ителә.
Татар сәнгате кәсепләренә һәм аларның шәһәр мохитендәге эволюциясенә багышланган экспозициядә 400дән артык экспонат бар: XII гасырдагы болгар алтыны, Алтын Урда чорындагы көмеш, көнкүреш предметлары, кием-салым, аяк киемнәре, XIX гасыр ахырында чыккан китаплар һәм журналлар, татар мәдәнияте феноменына әверелгән танылган шәмаил.
Күргәзмә кысаларында зурлар һәм балалар өчен төрле программалар да була.
17-19 гыйнварда тамбур җөе белән чигәргә өйрәтү остаханәсе эшләячәк. Экспозициядәге чигүләрнең күбесе тамбур җөе белән эшләнгән. Дәресләрдә тукымада татар бизәге элементын чигәргә өйрәтәчәкләр. Һәр катнашучы үз куллары белән эшләгән әзер эшне алып кайтып китәчәк.
8-9 февральдә гарәб каллиграфиясе остаханәсе узачак. Каллиграф кораллары, гарәб язуының төп төрләре белән таныштырачаклар һәм куфи стилендәге иң борынгы язуны күрсәтәчәкләр.
16 февральдә, 13:00-15:00 сәгатьтә «Казан җөе» документаль фильмы (Режиссеры Бай Хәйруллин, 2024) күрсәтеләчәк. Шулай ук фильмның авторларының берсе, продюсеры Мира Рәхмәт һәм геройларның берсе коллекционер һәм татар костюмы реконструкторы Гөлшат Нугайбәкова белән очрашу да була.
21-23 март «колак сыман чигү» (ушковая аппликация) буенча остаханә була. Катнашучылар бизәүнең уникаль татар техникасын өйрәнәчәк, брошь ясап, аны төймәләр һәм сәйләннәр белән бизәячәк. Һәр катнашучы үз куллары белән ясаган әзер эш алып кайтып китә.