Пензада «Татар мәдәнияте җәмгыяте» рәисе махсус хәрби операциягә ярдәме өчен бүләкләнде
Пенза өлкәсе Городище районы «Татар мәдәнияте җәмгыяте» ҖЧҖ рәисе Шамил Нәзиров югары бүләк – «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткәне өчен» медален алды. Бүләкне Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шамил Нәзиров даими нигездә махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә зур өлеш кертә. Аның актив эшчәнлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен Яңа ел бүләкләре оештыруны, «Солдатка бәйлим» акциясендә катнашуны, шулай ук даими гуманитар ярдәм күрсәтүне үз эченә ала.
«Аның тырышлыгы һәм инициативалары нәтиҗәсендә күп кенә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре һәм хәрбиләр үзләре дә ярдәм һәм кайгырту тоя. Бу бүләк аның гомуми эшкә керткән өлеше өчен лаеклы танылу булды», – диелгән хәбәрдә.