World News

Балалары булган йортны яндырган хатынга карата хөкем карары үз көчендә калды

Суд Татарстанның Тукай районында яшәүче 30 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Искәртеп үтик, туганнары эчтә булган вакытта йортка ут төртеп яндырган хатын-кызны Татарстан Югары суды гаепле дип тапкан иде. Аны 13 елга төзәтү колониясенә җибәрү һәм алга таба бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде.

Хөкем карары законлы көченә керде.

«Татар-информ» язганча, узган елның июнь аенда Татарстанның Тукай районы Сәет авылында өч олы кеше һәм 4-10 яшьлек дүрт бала булган йорт янды. Тикшерү моны ут төртү дип санады һәм барлык гаепләүләр Гардановага төште. Янгында аның балалары, ире, абыйсы һәм әнисе һәлак булды.

Читайте на сайте