World News

Казанда Чистай урамында күмәк сугыштан соң полиция 11 кешене тоткарлаган

Бүген төнлә социаль челтәрләрдә Казанның Чистай урамындагы йорт ишегалларының берсендә күмәкләшеп сугышуның видеосы чыкты.

Россия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте «Татар-информ»га сөйләгәнчә, хокук саклаучылар 11 кешене тоткарлап, хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен полиция бүлегенә китергән. Беренчел мәгълүматка караганда, ызгыш студентлар белән шәһәрдәге шәхси сакчы ширкәтләренең берсе хезмәткәрләре арасында чыккан.

Хәзерге вакытта бу конфликтның ничек һәм ни сәбәпле килеп чыгуы ачыклана.

Читайте на сайте