Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе үлгән
Бүген Татарстанның Алабуга районында «Лада Калина» автомобиле белән идарә итүче 48 яшьлек йөртүче алдагы машинаны узып китәргә теләгән, әмма идарә алмыйча «Лада Гранта»га бәрелгән. Аның белән 58 яшьлек ир-ат идарә иткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән, «Лада Калина» автомобиле хуҗасы зыян күргән.
Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклыйлар.