Казан суды элекке полицейскийның 21,5 миллионлык милкен дәүләт кеременә әйләндергән
Казанда суд прокуратура дәгъвасын канәгатьләндерде һәм Казан Эчке эшләр министрлыгының «Зареченский» 3нче полиция бүлегенең элекке башлыгы Тарас Дорошкевичның милкен дәүләт кеременә әйләндерде. Прокуратура дәгъвасы әлеге милекне сатып алу законлы керем чыганаклары белән расланмаган дип белдерә.
Полиция бүлегенең элекке башлыгының Казанда җир кишәрлеге белән шәхси йортын, BMW X5 һәм BMW X6 автомобильләрен шулай ук расланмаган керем чыганаклары хисабына сатып алынган 2,4 млн сум күләмендә читләштерелгән милекнең эквивалент бәясен тартып алганнар. Мөлкәтнең гомуми бәясе 21,5 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.