Казан Россиядә беренче булып Малайзия урбанистика форумын кабул итәчәк
Казан Россиядә беренче шәһәр булып Малайзия урбанистика форумын кабул итәчәк. Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы белән параллель рәвештә уза. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТАСС матбугат конференциясендә белдерде.
«Күчемсез милек күргәзмәсе кысаларында бездә урбанистика буенча Малайзия форумы уза. Бу Малайзиядән күчмә чара. Ул Россиядә беренче тапкыр Казан Идел буе федераль университеты белән партнерлыкта уза», - дип хәбәр итте агентлык җитәкчесе.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы Казанда 13-18 май көннәрендә уза. Планда 200дән артык чара каралган.