World News

Камил Сәмигуллин Ленин дамбасы янында төзелергә тиешле Җәмигъ мәчете турында сөйләде

Казанның Җәмигъ мәчете тирәсендә зур өметләр. Бу тема барысын да дулкынландырды, бик төрле проектлар булды, әмма хәзер тынлык урнашты. Бу проект нинди хәлдә булуы турында республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «12 кат» проектында «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында әйтте.

«Мәчетне проектлау буенча комиссия төзелде, проект эшләре башланды инде. Аннары тулы кыйммәтле төзелеш башланачак. Әлегә техник бирем буенча фикер алышулар бара. Ә Ленин дамбасы янындагы җир кишәрлеге хәзер Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте балансында тора. Аның буенча планнар үзгәрмәде: без монда иҗтимагый киңлек, бәлки, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан парк, элеккечә үк зур булмаган мәчет төзергә теләр идек, чөнки барыбер таш салдык», - диде ул.

Читайте на сайте