World News

Татарстанлыларны яшен һәм көчле җил турында кисәттеләр

Иртәгә көндез һәм кичен Татарстанда яшен һәм тизлеге 20 м/с ка кадәр җиткән көчле җил фаразлана. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәр итә.

Җил көчәйгән вакытта пыяласыз балконнардан һәм ишегалларыннан беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга кирәк. Йорт кәрнизләреннән, реклама стендларыннан ераграк торырга, машиналарны агачлар янына куймаска кирәк. Җил көчәйгәндә, саклану өчен бинада ышыкланырга кирәк.

Читайте на сайте