Миңнеханов Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре илчеләрен KazanForum да катнашырга чакырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Тышкы эшләр министрлыгында узган «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлек оешмасы әгъза-дәүләтләре илчеләре белән очрашуында дипломатларны «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумына чакырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Россия ягыннан РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, ТР Рәисе һәм «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләп, РФ Тышкы эшләр министрлыгында мондый форматтагы чараларның традицион рәвештә үткәрелүен искәртте. Ул бу инициативаны һәм тулаем алганда төркемнең эшен хуплаганнары өчен Марат Хөснуллинга, Сергей Лавровка һәм Тышкы эшләр министрлыгы коллективына рәхмәт белдерде.
ТР Рәисе шулай ук чит ил һәм Россия коллегаларына «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме эшчәнлегенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте һәм барысын да тиздән билгеләп үтеләчәк Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады. «Әлеге вакыйганың һәрберебез, илебез һәм тулаем алганда сугыштан соңгы дөнья төзелеше өчен әһәмияте бәяләп бетергесез», - дип билгеләп үтте ул.
Миңнеханов шулай ук мөселман илләре белән багланышларны киңәйтүне Россия алып барган тышкы сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе дип атады, халыкара мөнәсәбәтләр кризис кичергән шартларда мондый хезмәттәшлекнең әһәмиятенә басым ясады.