World News

Гидрометеорология үзәге Татарстанда көчле җил һәм бозлавык булачагы турында кисәтте

28 апрельдә кич, шулай ук төнлә һәм 29 апрельдә көндез Татарстан территориясендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитүе көтелә. Казанда җилнең тизлеге 17 метр була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.

Читайте на сайте