World News

Чистайда 6нчы майда яңа пристаньга беренче теплоход киләчәк

Чистайда 6нчы майда яңа причал ачылачак. Иртәнге сәгать 8гә беренче теплоход киләчәк. Икенчесен 9нчы майда 13.00 сәгатькә көтәләр.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Чистай дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаева хәбәр итте.

«6нчы майда бәйрәм булачак. Без тынлы оркестр, геройлар, фольклор коллективлар белән бәйрәм программасы әзерлибез. Причалдан ук туристлар Чистай үзенчәлекләре дөньясына кереп китәрлек булуын телибез», - диде Светлана Скучаева.

Мәйданы 597 квадрат метр булган яңа бер катлы пристань берьюлы 100ләп пассажир кабул итә ала. Биредә 22 җиңел машина, 6 автобус сыйдырышлы парковка, ял зонасы да каралган.

Читайте на сайте