Путин Волгоград шәһәренең атамасын Сталинград дип үзгәртү мөмкин булу турында әйтте
Россия Президенты Владимир Путин «Белем. Беренчеләр» мәгърифәтчелек марафоны барышында Волгоград шәһәренең атамасын Сталинградка үзгәртү турында уйларга «каршы булмавын» белдерде. Ул бу хакта җирле халыктан сорарга тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТАСС.
Бүген РФ Хөкүмәте Волгоградның «Гумрак» аэропортының исемен «Сталинград»ка үзгәртте. Моңарчы ил Президенты аэропортның исемен үзгәртүне хуплады һәм тиешле указны имзалады.
Путинга мондый идея белән мөрәҗәгать иткән Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров бу ниятне махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннарының инициативасы белән аңлатты.
Волгоградның атамасын кире Сталинградка үзгәртү (шәһәр 1925 елдан 1961 елга кадәр шулай аталган, аның тарихи исеме – Царицын) турында инде озак вакыт фикер алышулар барды.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге 2023 елда Волгоградның атамасын Сталинградка үзгәртү мөмкинлеге турында социологик сораштыру үткәрде. Респондентларның 26 проценты идеяне хуплады, шәһәр халкының 67 проценты каршы булды.