World News

Татарстан Гидрометүзәге апрель аендагы һава торышының үзенчәлекләре турында сөйләде

Апрельдә Татарстанда һава торышы тотрыксыз булды. Башта ул татарстанлыларны яздан җәйгә алып кайтты, ә ай азагында җәйдән кышка диярлек кайтарды.

«Быел апрель башында Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 10-12 градуска югарырак иде, ә ай азагында аннан 8-10 градуска түбән төште. Бер-ике көйндә төнге сәгатьләрдә елның бу вакыты өчен экстремаль түбән температура билгеләнде», - дип хәбәр итте «Татар-информ» га ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь.

Бер ай эчендә берьюлы биш рекорд гамәлдән чыкты. 21 апрельдә «Казан-Аэропорт» метеостанциясендә көндез +25,8° теркәлгән, ә 24 апрельдә «Казан» метеостанциясендә термометр баганасы +24,5°ка кадәр күтәрелгән. Апрель азагында кинәт суыта башлады, һәм эре кар бөртекләре узган Яңа ел бәйрәмнәрен искә төшерде.

Тулаем алганда, апрель аенда һаваның уртача айлык температурасы +8..+10 градус җылы булган, бу нормадан 3-4 градуска югарырак. Җылылык аномалиясе беренче ике декада хисабына формалашкан.

Бер ай эчендә республикада явым-төшем нормага якын булды, ә төбәкнең иң көнчыгышында нормадан 1,5-2 тапкырга артып китте. Татарстан буенча явым-төшем нормасы төрле һәм Мөслимдә 23 мм дан Тәтештә 34 мм га кадәр тәшкил итә.

Читайте на сайте