World News

Зәйдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә Җиңү Байрагы күчермәсен күтәрделәр

Бүген, 5 майда, Зәйдә легендар Җиңү Байрагының – 1945 елның маенда Рейхстаг өстенә совет сугышчылары Алексей Берест, Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария күтәргән Байракның күчермәсен күтәрү тантанасы булды.

24 квадрат метрлы (6 метрга 4 метрлы) истәлекле байрак Җиңү бульварындагы 20 метрлы флагштокта җилфердәячәк. Монументаль флагшток Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә истәлек һәм рәхмәт символы булды.

Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов сүзләренчә, монда Җиңү Байрагы 9 Майны бәйрәм итү көннәрендә күтәреләчәк.

Федераль чаралар узган көннәрдә флагштокта Россия дәүләт флагы, республика чаралары узганда Татарстан флагы, ә калган көннәрдә Зәй районы флагы күтәреләчәк.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләр үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватан сакчысы елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

Читайте на сайте