«KazanForum»да инвалид һәм ятим балалар өчен татар аш-суы буенча мастер-класслар була
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади саммитында өч көн дәвамында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим балалар өчен мастер-класслар үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов сөйләде.
«Форумның һәр көнендә төшке аш вакытында Татарстан пешекчеләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим балалар өчен татар милли ризыклары әзерләү буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Бер көн Казанда узган БРИКС саммитыннан соң бөтен дөньяга танылган чәк-чәккә багышланачак», - дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы 13-18 майда узачак. Анда 87 илдән 20 меңнән артык кунак – хакимият органнары, бизнес, халыкара оешмалар, фәнни һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашачак дип көтелә. Эшлекле программа кысаларында 20 тематик юнәлештәге 130дан артык чара үткәреләчәк.